«Сәламәтлек» планетасындагы маҗаралар (6+)

29 март көнне 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Сәламәтлек» планетасындагы маҗаралар» дигән театральләштерелгән бәйрәм чарасы узды. Мавыктыргыч һәм файдалы әкияти сәяхәткә балаларны Патша кызы Гигиена чакырды. Күңелле бәйгеләр һәм викториналар ярдәмендә, ул сәламәтлек төшенчәсе, сәламәт кешенең нинди булуы һәм ни өчен кешегә сәламәтлек шулкадәр мөһим булуы турында искә төшерде. 

Сәяхәттә рус халык әкиятләре герое Убырлы Карчык аяк чалырга тырышты. Ул балаларны үзенең табышмаклары, төрле биремнәре белән бутарга уйлады. Барысы да бу сынауларны җиңеп чыкты. Шуннан соң Убырлы Карчык үзенең дускаен – Шапшак Апаны чакырды. Шапшак Апа килеп керде дә балаларга үзенең дөрес булмаган зарарлы киңәшләрен бирә башлады. Әмма Патша кызы Гигиена укучылар белән бергә аны чиста, пөхтә булырга, дөрес итеп чәчләрне карарга, тешләрне юарга һ.б.ларга өйрәтте, гигиенага кагылышлы китаплар белән таныштырды. Убырлы Карчык һәм аның иптәш кызы Шапшак Апаның барлык явыз уйларына карамастан, балалар «Сәламәтлек» планетасына барып җитте. Юлда вакытта алар сәламәтлекнең төп шартлары белән танышты. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен, физкультура белән шөгыльләнергә, витаминнарга бай файдалы ризык белән тукланырга һәм, әлбәттә, гигиена һәм көн тәртибе кагыйдәләре турында онытмаска кирәк икәненә инандылар. 
Ямьле сәламәтлек һәм яхшы кәеф бәйрәме электрон презентация һәм кызыклы танып белү  мультфильмнары белән үрелеп барды. Театральләштерелгән бәйрәм вакытында балалар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай тәэсирләр һәм, әлбәттә, сәламәт яшәү рәвеше турында файдалы мәгълүмат алды. Балалар сәламәтлек – кеше тормышында иң зур байлык икәнененә төшенде.

Поделиться: